Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районының Борчаклы яз авылында «Борчаклы яз» агротуризм ял базасында булды.
Комплекс ел әйләнәсендә яшелчә һәм яшел тәмләткечләр үстерү өчен йортлар, теплицалар, шулай ук мунча комплексы белән тәэмин итүне күздә тота. Инде ике йорт салынган, бер чан куелган. Төзелеш эшләре дәвам итә.
Глэмпинг 15 кунакка исәпләнгән. Объект урман массивына якын урнашкан, шуңа күрә хезмәт күрсәтү концепциясендә кыргый җиләкләр, гөмбәләр һәм дару үсемлекләре җыю да каралган.