Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу һәм авыл хуҗалыгы объектларын карау өчен берничә муниципаль районга эш сәфәре кыла.
Беренче район - Кукмара муниципаль районы, анда гектардан уртача 50 центнер уңыш чыга. Аннары Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында булды. Көзге бодай басуында ул урып-җыю эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Саба районы активы белән очрашты.
Саба муниципаль районы башлыгы оператив вәзгыять, бөртеклеләр уңышының төрләре һәм урып-җыюда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде. Бөртеклеләрне җыю тулы куәтенә бара, барлык комбайннар да эшли. Барлык мәйданның 31%ы җыелган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районда системалы нигездә техниканы яңарту эшләре алып барылуын әйтте. Моннан тыш, Саба районы кооперативлар линиясе буенча оешкан эше белән дан тота.
Рөстәм Миңнеханов авыл халкына урып-җыюның киеренке вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.
Аннары Татарстан Рәисе һәм аны озата йөрүче затлар «Мөхәммәтшин З.З.» КФХның терлекчелек комплексын карадылар. Өч ел дәвамында монда 390, 200 һәм 200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән өч сыер абзары файдалануга тапшырылган.
Рөстәм Миңнехановка сөйләүләренчә, хәзерге вакытта 400 башка исәпләнгән сыер саву залы булган тагын бер сыер абзары төзелә. Беренче чиратны быел октябрь аенда, икенче чиратны 2026 елда тапшырырга планлаштыралар.
Татар Икшермәсе авылында роботлаштырылган сөтчелек комплексы 2013 елда ачылган.