Татарстан Рәисе республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды

06.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына җибәрәчәкләр.

Татарстан Рәисе карары белән 2020 елдан республика 567 мәктәп автобусы сатып алган. Республикада көн саен 955 мәктәп маршрутына 822 автобус хезмәт күрсәтә.

"Бу көн саен 28 мең баланы мәктәпләренә кадәр һәм кире алып кайтырга мөмкинлек бирә. Бүген без мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы тапшырабыз. Быел барлыгы 140 автобус булачак", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика программалары мөһим бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә - һәр торак пункт балаларына сыйфатлы белем алу мөмкинлеген бертигез дәрәҗәдә тәэмин итү.

"Әлбәттә, бик зур җаваплылык - мәктәп автобусы йөртүчесендә. Иң мөһиме - балаларыбызның иминлеге", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.