Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара 3 нче урта мәктәбенең яңа корпусын ачуда катнашты.
Яңа корпус 375 урынга исәпләнгән. Биредә башлангыч сыйныфлар урнашачак. Бинада иркен һәм якты сыйныф бүлмәләре, туган тел кабинетлары, спорт залы, ял итү зоналары, актлар залы, административ һәм укыту-ярдәм итү кабинетлары бар. Медицина комплексы табиб кабинетыннан һәм процедура кабинетыннан тора. Ашханә 188 урынлык аш залын, төрле цехларны һәм келәтләрне үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәктәптә балаларны тулы канлы укыту һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. "Котлыйм сезне! Мәктәп өчен яңа корпус кирәк иде, биредә бик күп балалар укый. Җәй көне биредә балалар өчен мәктәп лагерьлары оештырыла", - диде ТР Рәисе.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев республика җитәкчелегенә мәгариф инфраструктурасын үстерүдәге зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. 2010 елдан республикада 110 гомуми белем бирү объекты төзелгән, шуның нәтиҗәсендә 71 меңнән артык яңа урын булдырылган.
Татарстан Рәисе шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия гамәлендә катнашты.
Искәртәбез, әлеге гамәл 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул баланы мәктәпкә әзерләгәндә өстәмә ярдәм таләп ителә торган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар кирәкле канцелярия товарлары тулы комплектлы мәктәп портфельләре алалар. Бүген аларны беренче сыйныфтан 20 укучы алды. Уку елы башланганчы Кукмара районында 1-11 сыйныфлардан 362 балага комплектлар тапшырылачак.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов бер ел элек ремонт-торгызу эшләре башкарылган район туган якны өйрәнү музеенда булды. Музей 1995 елның 8 маенда абыйлы-энеле Родигиннар ширкәтенең элеккеге киез итек фабрикасы бинасында ачылган. 1997 елда бина архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән.
Рөстәм Миңнехановка экспозицияләр күрсәттеләр, аерым алганда, музейда район мәгарифенә, предприятиеләргә, Үтәмешевлар, Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәләренә багышланган күргәзмә оештырылган.