Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында эш сәфәрендә булды. Визиты вакытында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Республика Рәисен ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр.
«Урал» ҖЧҖ басуында урып-җыю эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район активы белән очрашу узды.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, урып-җыю кампаниясенә килгәндә, игенчеләр гектардан уртача 50 центнерга якын уңыш җыялар. Район сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Кукмара районына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшне активлаштырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кукмара районы күп күрсәткечләр буенча башкалар өчен үрнәк. Җирлек башлыклары белән аралашканда ул, кыенлыкларга карамастан, республикада барлык дәүләт программаларының сакланып калачагына игътибарларын юнәлтте.