Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төрекмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуы гадәттәгечә дустанә атмосферада узды. Әлеге очрашу шулай ук бу көннәрдә Төркмәнстанның «Аваз» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның Өченче конференциясе кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Татарстан Республикасына игътибары өчен һәм «KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Безнең үзара хезмәттәшлегебез тугандаш халыкларыбызның тирән тарихи рухи-мәдәни багланышлар һәм нәтиҗәле сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән булуын исбатлый. Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төрекмәнстан багланышларын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегез өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм", - диде ул. Т
атарстан Республикасы Рәисе БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча Өченче конференциясен оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде. Шулай ук ул сокланып «Аваз» милли туристлык зонасы үсешен дә билгеләп үтте, аны узган килүдә әле бөтенләй буш урында төзи генә башлаганнар иде.
Әңгәмә барышында яклар шулай ук Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышлар мәсьәләләренә дә тукталдылар.
"Без дустанә Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар биргәнегез өчен тирән рәхмәт. Төрекмәнстан белән күп еллар дәвамында әйдәп баручы Татарстан компанияләре уңышлы хезмәттәшлек итә", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе һәм: "Әмма безнең карашка, соңгы елларда бераз кимегән икътисадый багланышларга тагын да зуррак динамика бирергә кирәк. Нефть разведкасы һәм нефть чыгару; газ транспортлау; автомобильләр -, авиа - һәм суднолар төзү; энергетика; химик продукция китерү; фармацевтика һәм медицина; агросәнәгать комплексы; мәдәният һәм мәгариф кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал бар», - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.
Мәсәлән, хәзерге вакытта 8439 төрекмән студенты Татарстан югары уку йортларында югары белем ала. Шулай ук республикада Төрекмәнстан Мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов, үз чиратында, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевның сәламәтлеге белән кызыксынды һәм котлау телеграммалары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүен сорады. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевны Төркмәнстанда хөрмәтле кунак сыйфатында күрергә теләвен белдерде. Аның килүенә якындагы елларда Аркадаг шәһәрендә Үзәк Җәмигъ мәчете ачылу сәбәп булыр иде, диде ул Рөстәм Миңнехановка, ТР Рәисе, үз чиратында, бу сүзләрне адресатка тапшырырга вәгъдә итте.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы Рәисе Төрекмәнстанда яшәүче 15 мең татарга ярдәм итүләре һәм аларның милли-мәдәни ихтыяҗларына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында, Татарстанда шулай ук республика төрекмәннәренең милли-мәдәни автономиясенә зур игътибар бирелә, алар 3 меңгә якын кеше.