Татарстан Республикасы Рәисе БМО конференциясе эшендә катнашты

05.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның «Аваза» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның өченче конференциясендә эшли. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм БМО Генераль секретаре Антонио Гутерришның дәрәҗәле кунаклар – форумда катнашучылар белән сәламләү очрашуында катнашты, шулай ук диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның пленар утырышында - Өченче конференциясе ачылышында булды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Партнерлык аша прогрессны алга җибәрү» девизы астында уза торган быелгы конференция үсеп килүче илләр өчен бик мөһим һәм заманның җитди проблемалары белән очрашкан дәүләтләрне берләштерә.

Ул йомгаклау декларациясендә изоляцияне җиңеп чыгарга, тотрыклы үсеш тәэмин итәргә һәм бу илләрдә яшәүче миллионлаган кешенең потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк уртак хәл ителешләр эзләүгә чакыру чагылыш табачагына ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасы Рәисе Россия Федерациясенең, аерым алганда Татарстан Республикасының, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур әһәмият бирүендә һәм икътисадый тотрыклылыкны һәм үсешне арттыруга юнәлдерелгән инициативаларны хуплауларында ышандырды.

"Татарстан - Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән алдынгы төбәкләренең берсе, аның да диңгезгә турыдан-туры чыгу юлы юк. Шуңа да карамастан, илебез ярдәме белән соңгы дистә еллар эчендә без халыкара багланышлар һәм икътисадны үстерүдә зур уңышларга ирешә алдык. Без дөньяның күп кенә илләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтәбез, уртак проектларны гамәлгә ашырабыз һәм инвестицияләр җәлеп итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы 136 ил белән сәүдә мөнәсәбәтләрен саклый һәм аның тышкы сәүдә әйләнеше узган елда 12%тан артыкка үсте һәм 16 млрд АКШ долларыннан артып китте.

Россия Президенты Владимир Путин илнең өстенлекле максатларының берсе итеп логистик маршрутларны диверсификацияләүне билгеләде. Беренче чиратта, «Төньяк - Көньяк» транспорт коридорын булдыру исәбенә, ул Балтыйк һәм Арктикадагы портларны Фарсы култыгы һәм Һинд океаны яр буйларындагы портлар белән тоташтырырга тиеш.

Татарстан үзенең географик урыны һәм алга киткән инфраструктурасы аркасында әлеге коридорның төп үзәге булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, республикада суднолар йөри торган иң эре 3 елга – Идел, Кама һәм Нократ елгалары ага. Бу нәтиҗәле су транспортын үстерергә мөмкинлек бирә.

Тулаем алганда, республика территориясендә су, һава, автомобиль һәм тимер юл транспортын берләштерә торган транспорт хабы булу Татарстанга Идел аша биш диңгез (Каспий, Кара, Азов, Балтыйк һәм Ак диңгезләр) белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирә һәм Татарстанны диңгезгә турыдан-туры чыгу юлы булмаган илләр өчен нәтиҗәле логистиканың яхшы үрнәге итә.

Узган елгы навигация чорында Татарстан елгалары буйлап даими рейсларда 350 мең пассажир йөртелгән һәм 33 млн тоннадан артык йөк ташылган һәм бу күрсәткеч ел саен арта бара.

Конференция программасы буенча бүген чараны ачу тантанасы һәм форумның пленар утырышы узды. Шулай ук биредә катнашучы илләрнең гомуми дебатлары, журналистлар өчен ачык матбугат конференцияләре, гражданнар җәмгыяте форумнары һәм югары дәрәҗәдәге түгәрәк өстәлләр узачак тематик сессияләр каралган.

Конференция барышында күрсәтелгән категория илләре өчен алдагы ун елга яңа кыса документын – Аваз программасы гамәлләрен раслау планлаштырыла. Программаның максаты милли дәрәҗәдә гамәлләрне һәм глобаль сәяси кысаларга төбәк интеграциясе буенча көчләрне координацияләүдән һәм шул рәвешле тотрыклы үсешкә динамик һәм инклюзив юлга чыгарудан, шул ук вакытта аларны киләчәк көтелмәгән хәлләрдән һәм һәлакәтләрдән саклаудан гыйбарәт.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте