Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

04.08.2025

Бүген кичен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Төркмәнбашы шәһәре халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Финанс һәм икътисад министры Мәммәтгулы Астанагулов һәм Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, шулай ук кабул итүче ил Хөкүмәтеннән башка югары дәрәҗәле затлар каршы алды.

Иртәгә Төркмәнбашы шәһәренең «Аваза» конгресс - үзәгендә ул БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча өченче конференциясендә катнашачак. Татарстан Республикасы Рәисе Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкләгән Россия Федерациясе делегациясе составына керә.

Рөстәм Миңнехановның эш программасында шулай ук Төрекмәнстан җитәкчелеге белән очрашулар һәм мәртәбәле кунаклар – форумда катнашучылар белән әңгәмәләр планлаштырылган. 2023 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елның 5 августыннан 8 августка кадәр Төркмәнстанда «Аваза» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның өченче конференциясен оештыруда һәм үткәрүдә катнашу турында карар кабул иткән иде.

Төркмәнстанда конференциянең төп темасы – «Партнерлык аша прогрессны алга җибәрү». Форумның төп максаты - диңгезгә чыгу юлы булмаган илләрнең проблемаларын интеграцияләүгә ярдәм итү стратегиясен эшләү өчен дөнья лидерлары, БМО башлыклары, җитәкчеләр һәм инвесторлар, активистлар һәм башка затлар белән югары дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирү.

Белешмә өчен, 2003 елда БМОда диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләрнең аерым төркеме төзелгән иде, аңа Азия, Африка, Европа һәм Көньяк Америкадагы 32 ил керә. Бу илләрнең гомуми халкы 500 млн кеше тәшкил итә, алар диңгезгә турыдан-туры территориаль керү мөмкинлеге булмау, дөнья базарларыннан ерак булу һәм аерымлануга бәйле аерым проблемаларга тап була. Нәтиҗәдә алар экспорт керемнәренең бик чикләнгән чыганакларына бәйле.

Ярлылыклары аркасында аларның автомобиль һәм тимер юл инфраструктурасы тиешле дәрәҗәдә булмый. Диңгезгә чыгу юлы булмаган илләр климат үзгәрүгә бирешәләр: чүлләшүдән, җирләрнең деградациясеннән һәм корылыктан интегәләр һ. б. БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча конференциясе дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнашында ун елга бер тапкыр уздырыла.

Россия Федерациясе бу үсеп килүче илләрнең әйдәп баручы партнерларының берсе булып тора һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә алучы илләрнең халыкара үсешенә ярдәм итү кысаларында бара торган ярдәмне бүлешүдә катнаша. Бу сәяси яктан да, икътисадый яктан да акланган, чөнки ЕАЭС әгъза-илләренең өчесе бу төркемгә керә (БДБдә мондый илләрнең сигезе, ШОСта – сигездән дүртесе).


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте