2009 елда Татарстан күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау кысаларында якынча 10 млрд. сум акча үзләштерергә уйлый
27.11.2008
Киләсе елда Татарстан Республикасы күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау буенча икееллык йөкләмә күләмен үтәячәк. Бу ниятне бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2009 елда торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов раслады.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Гомумән алганда, торакка капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыруга дигән акча (“Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” федераль закон кысаларында) Татарстан өчен якынча 10 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин (федераль, республика һәм муниципаль финанслауны исәпкә алып).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу республиканың төзелеш комплексын эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук декабрьдә республикада эшли торган барлык төзелеш компанияләре һәм оешмаларына аудит үткәрү планлаштырылуын хәбәр итте. “Без бу оешмаларның күздә тотылган эш күләмен, арадашчыларны җәлеп итмичә, сыйфатлы башкара алырлармы икәнлеген бәяләргә тиешбез”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада төзелеш компанияләре җитәрлек булмаса, күрше төбәкләрдән арадашчылар җәлеп ителәчәк.
Татарстан Премьер-министры шулай ук 2008 елга социаль ипотека программасының тулысынча үтәләчәген әйтте.
Социаль ипотека кысаларында 2009 елда – 850 мең кв. метр (13068 фатир), 2010 елда якынча 1 млн. кв. метр (15349 фатир) торак тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте