Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде
27.11.2008Татарстан Республикасында дәүләт заказы кысаларында 40,5 млрд. сумлык якынча 15,4 мең контракт төзелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында “Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер хәбәр итте.
Икътисади советның чираттагы утырышы дәүләти һәм муниципаль заказны урнаштыруда Татарстан Республикасы предприятиеләренең өлешен арттыру буенча чаралар турында фикер алышуга багышланган иде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин совет әгъзаларына Татарстан икътисадындагы хәлне стабильләштерү һәм яхшыртуга юнәлтелгән чаралар планын тәкъдим иттеләр.
Икътисади совет утырышын Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Яков Геллер хәбәр иткәнчә,
контрактлар саны һәм аларның дәүләт заказы кысаларындагы күләме соңгы ике елда ике тапкыр арткан.
Төзелгән контрактларның гомуми суммасыннан 85 % Татарстан Республикасы тәэмин итеп торучыларына туры килә (34,4 млрд. сум).
Яков Геллер билгеләп үткәнчә, алдан фаразлаулар буенча, 2008 ел ахырына дәүләт заказы буенча төзелгән контрактлар суммасы якынча 50 млрд. сум тәшкил итәчәк, шуның якынча 40 млрд. сумы җирле җитештерүчеләр продукциясенә туры киләчәк.
“Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры шулай ук ведомствосының Татарстан Республикасы электрон сәүдә-мәгълүмат системасын төзү буенча эш алып баруын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу проектны тормышка ашыру җитештерү кооперациясе мәнфәгатьләренә хезмәт итәчәк.
Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин үзенең чыгышында икътисадтагы хәлне стабильләштерү һәм яхшырту буенча чаралар планын эшләү барышында башка илләр тәҗрибәсе кулланылуын әйтеп китте. Бу, барыннан да элек, банк сферасына һәм икътисадның реаль секторына ярдәм итү, салым ташламаларын тәкъдим итү (Кытай тәҗрибәсе).
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы икътисади хәл мониторингын республика дәрәҗәсендә генә түгел, муниципаль дәрәҗәдә дә (районда бюджетны оештыра торган предприятиеләр өчен) кертергә тәкъдим итте.
Икътисадны стабильләштерү буенча чаралар исәбендә Марат Сафиуллин шулай ук инде төзелгән контрактлар буенча предприятиеләргә максатчан кредит бирү мәсьәләсен, предприятиеләр өчен республика бюджетына күчә торган салым ставкаларын төшерү һәм башкаларны карарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы предприятиеләрендәге хәлнең торышы турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте