Әсгать Сәфәров «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы җиңүчеләре өчен остаз булды

01.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен " Батырлар. Татарстан Геройлары" программасы җиҗүчеләре өчен остаз булды. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Конкурс сайлап алуында җиңүчеләр Артем Әлмишев һәм Әнвәр Мөхәммәтҗанов киләчәк укулардан өметләре турында сөйләделәр, һөнәри планнары белән уртаклаштылар, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга әзер булуларын белдерделәр. Әсгать Сәфәров конкурсантларга белем бирү программасын уңышлы узуларын теләде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясендә стажировка узарга тәкъдим итте. Мондый очрашулар даими рәвештә узачак.

Әйтергә кирәк, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы җиңүчеләренең үзара хезмәттәшлеге остазлары белән бергә махсус эшләнгән һөнәри яңадан әзерләү курсының мөһим өлеше булып тора. 500 сәгатьтән артык уку дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә белем һәм күнекмәләрне үзләштерүгә юнәлдереләчәк.

Искәртәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрнең һәрберсе өчен (укыту программасына барлыгы 45 кеше кабул ителгән) остаз билгеләгән иде, алар - республика Хөкүмәте әгъзалары һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте