Анна Цивилева һәм Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатны ябуда катнаштылар

29.07.2025

Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатны ябу тантанасы Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркта узды.

Чемпионат финалистларын статс-секретарь – Россия Оборона министры урынбасары, махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Чемпионатны ябу тантанасында шулай ук РФ мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин да катнашты.

"Сезнең һәрберегезгә тирән ихтирам белдерәсем килә. Сез - Ватаныбызның чын геройлары һәм патриотлары. Хәрби сынауларны узгач, сез тыныч тормышта җиңүегезне дәвам итәсез. Бу ярышлар рух көче, хезмәт сөючәнлек һәм осталык яңа мәгънәгә ия булган мәйданчыкка әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта катнашучыларга һәм финалистларга мөрәҗәгать итеп.

Искәртәбез, «Абилимпикс» МХОдә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат 400дән артык кешене берләштерде – бу катнашучылар, экспертлар һәм озатып йөрүчеләр.

Ярыш чараларында 259 конкурсант катнаша. Алар 15 компетенциядә һөнәри осталык күрсәтәләр, шул исәптән сәнәгый робот техникасы, агачка уеп ясау, автомобиль ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча. «Пилотсыз очу аппараты операторы» компетенциясе чемпионатта катнашучылар арасында иң зур кызыксыну уятты – аны 50дән артык кеше сайлады.

"Без мондый колачлы чараны үткәрү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Ышанам, чемпионатның киләчәге зур, катнашучылар саны елдан-ел артачак. Сезгә Казанда ошадымы, монда күңелегезгә хуш килдеме?"- дип сорады Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Җавап итеп көчле тавышлар һәм алкышлар яңгырады.

"Безнең өчен бу иң югары бәя. Сез - безнең яшьләр өчен үрнәк», Ватаныбыз патриотлары менә нинди булырга тиеш", - дип йомгаклады Татарстан Рәисе. Статс-секретарь – Россия Оборона министры урынбасары, махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Казандагы чемпионатка илнең 79 субъекты вәкилләре җыелуын билгеләп үтте.

"Без Рөстәм Нургалиевич белән команда әгъзалары белән таныштык, әзерлек, ярышлар, мастер-классларның ничек узуын карадык. Һөнәрләр исемлеген киңәйтү турында күп теләкләр әйтелде. Әлбәттә, без моны эшләячәкбез", - диде Анна Цивилева. Ул Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. «Сез безнең геройлар өчен чын бәйрәм оештырдыгыз", - диде Анна Цивилева.

Биш көн эчендә чемпионатта катнашучылар 500дән артык конкурс биремнәрен үтәделәр. «Кадерле ветераннар, сез үз үрнәгегез белән миллионлаган кешеләрне – балаларны һәм өлкәннәрне илһамландырасыз», – дип өстәде Анна Цивилева.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча 75 финалист 2025 елның октябрендә Мәскәүдә узачак «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында катнашачак. Чемпионат Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы нигезендә уздырыла.

Оештыручылар - «Ватанны саклаучылар» МХОдә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды ярдәмендә Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Федераль оператор-һөнәри белем бирүне үстерү институты, төбәк операторы – Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге, эшлекле программа партнеры – «Белем» Россия җәмгыяте.

Белешмә өчен:

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатны ачу тантанасы 2025 елның 25 июлендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең концертлар залында узды. Ябылу тантанасы һәм катнашучыларны һәм финалистларны бүләкләү - 2025 елның 29 июлендә Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркның концерт залында. Чемпионат кысаларында эшлекле, мәдәни, экскурсия һәм спорт программалары узды.

Чемпионат «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының төп компетенцияләреннән 15 компетенция буенча узды. Чемпионатның ярыш программасын уздыру урыны «Казан вертолетлар заводы» АҖнең җитештерү-укыту үзәге булды.

Чемпионат компетенцияләре исемлеге: веб-эшләнмә (программалаштыру); БПЛА операторы; фотограф; автомобильләр ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү; агачка уеп ясау; башкару осталыгы (вокал); массажист; пешекче эше; сәнәгать робототехникасы; электрон җиһазларны җыю, сүтү; эретеп ябыштыру технологияләре; слесарьлык эше; столярлык эше; электромонтаж; ЧПУ станокларында токарь эшләре.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.