Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында Халыкара экология конференциясендә катнаша.
Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә уза.
Татарстан Рәисе Россия Хөкүмәте чакыруы буенча конференциядә катнаша.
Конференциядә Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан премьер-министрлары катнаша. Барлык партнер дәүләтләр экология мәсьәләләрендә ике яклы форматта да, халыкара берләшмәләр кысаларында да үзара хезмәттәшлек итә.
Искәртәбез, Татарстан әлеге илләр белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән экология мәсьәләләрендә дә. Аерым алганда, конференциядә биотөрлелекне саклау темасы карала. Мәсәлән, Россиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Таҗикстанда һәм Үзбәкстанда гына яши торган кар барсы санын торгызуда биш илнең уртак тырышлыгы.
Татарстан көче белән Алтай Республикасының Мәймә районында «Карым» ҖЧҖ территориясендә «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәге төзелгән иде. Хәзер анда дүрт җанвар яши, шуларның өчесен популяцияне ныгыту өчен Кыргызстан тапшырган иде.