Рөстәм Миңнеханов Татарстанда региональ стажировка кысаларында федераль кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты

23.07.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Татарстан Республикасында региональ стажировка кысаларында федераль кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, 21 июльдән 25 июльгә кадәр федераль кадрлар резервында катнашучылар РАНХиГС Президент Академиясе әзерләгән комплекслы үсеш программасы кысаларында Татарстан Республикасында төбәк стажировкасы узалар. Аерым алганда, алар Татарстанның җәмәгать транспортын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнәләр

Федераль кадрлар резервының проект командасы составына Россия Федерациясе дәүләт хезмәте вазыйфаларының югары төркеме җитәкчеләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар керде.

Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов - «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе рәисе буларак - проект командасында катнашучылар белән төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге тәҗрибәсе һәм гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру турында уртаклашты. Моннан тыш, резервчылар җәмәгать транспортын үстерү өлешендә проект инициативалары турында сөйләделәр. "Җәмәгать транспорты - илнең барлыктөбәкләре өчен мөһим тема, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Җәмәгать транспорты шул исәптән кешеләрнең кәефен формалаштыра. Мәсьәлә системалы якын килүне таләп итә. Шулай ук матди база да, транспортка техник хезмәт күрсәтү дә мөһим».

Татарстанда укулар барышында резервчылар шулай ук республика министрлыкларында булдылар, Казанның транспорт предприятиеләре эшчәнлеген өйрәнделәр, шул исәптән «АСУДД» МКУ, «Метроэлектротранс» МУП, республика башкаласын төзекләндерү объектларын карадылар. Якындагы көннәрдә резервта катнашучылар Чаллыга һәм «КАМАЗ» автозаводына барачаклар.

Резервта катнашучылар оештыручыларга Татарстанның алдынгы тәҗрибәләрен һәм республика башкарма хакимияте органнарының күрсәтелгән юнәлешләр буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Федераль кадрлар резервында катнашучылар өчен стажировка программасы КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Дәүләт хезмәтендә федераль кадрлар резервы Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 22 гыйнварындагы 61 номерлы Указы нигезендә формалаштырылган һәм Россия Федерациясе Президенты яки ил хөкүмәте билгеләгән дәүләт хезмәтендә җитәкчелек позицияләрен алга таба биләү өчен резервның яңа төре булып тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.