Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Чаллыдагы "КАМАЗ" ФТҮ полигонында булдылар

22.07.2025

Бүген Чаллыда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәге полигонында булды.

Патриархны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрде.

Патриарх Кирилл йөк машиналарының берсендә шәхсән йөреп карап, «КАМАЗ» йөк машинасын хәрәкәттә килеш бәяләде. Ул шулай ук «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсен карады.

Искәртәбез, бу - Патриархның Чаллыга беренче визиты. Бүген Патриарх Кирилл һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы епархиясенең Воскресенский кафедраль соборы нигезенә таш салуда катнаштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.