Чаллыда бүген Чаллы епархиясенең Воскресенский кафедраль соборы нигезенә таш салу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашты.
Патриарх нигез ташын изгеләндерү үткәрде.
Искәртәбез, Патриарх Татарстанга визит белән килде (2025 елның 20-22 июле).
Воскресенский соборының булачак төзелеше урыны Автоградта Халыклар дуслыгы проспекты һәм Тынычлык проспекты киселешендә урнашкан.
Узган ел Чаллы епархиясе барлыкка килү Татарстанның православие тормышында яңа сәхифә ачты. Республика җитәкчелеге яңа епархиягә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Таш салу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, бүгенге вакыйга – Чаллыда гына түгел, бөтен республика өчен тарихи вакыйга.
Чаллы епархиясенең кафедраль соборына нигез салу - күп гасырлык традицияләр тантанасының тагын бер символы. Гасырлар буе православие әһелләре һәм мөселманнар янәшә яшәгән Татарстанда гыйбадәтханә һәм мәчетләр төзү бердәмлек һәм иминлек үрнәге булды.
"Кафедраль собор нигезенә таш салуда безнең бергәләп катнашуыбыз - бу вакыйганың Рус Православие Чиркәве өчен дә, күп милләтле Татарстан өчен дә зур әһәмияткә ия булуын раслый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллга республиканың рухи тормышында даими катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Уртак тырышлык белән яңа собор Чаллының мөһим истәлекле урыннарының берсенә әверелер дип көтелә.
Чаллы епархиясенең Воскресенский кафедраль соборы нигезенә салынган ташка истәлек тактасы куелган.
Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин тотучылар катнашты.