Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә, алар район кырларын карадылар һәм урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар.
Районда гомуми чәчү мәйданы - 78,9 мең га. шулардан 44,2 мең га - сабан культуралары, 22,5 мең га - көзге культуралар. Район башлыгы терлекчелекне үстерү турында сөйләде. Барлыгы 7879 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3868е - сыерлар. Районда 9 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Кырда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Аксубай муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.
Рөстәм Миңнеханов авыл халкына актив хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләрендә яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Эре инвесторларны район икътисадына керткән өлешләре өчен аерым билгеләп үтте.
Шул ук вакытта республика Рәисе терлекчелекне үстерергә һәм баш санын арттырырга кирәклегенә игътибар итте.
"Юллар буенча, бигрәк тә авыл җирлеге буенча сораулар күп. Быел без финанслауны өстәдек һәм бу эшне дәвам итәчәкбез. Якындагы елларда су буенча да финанслауны арттырырга уйлыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисенә кырларгны агродроннар белән сиптерү һәм десикацияләүнең пилотсыз системаларын күрсәттеләр. Әлеге җайланмалар ярдәмендә басуларга ашламалар кертелә, үсемлекләр саклану чаралары белән эшкәртелә.
Агродроннар төрле шартлар аркасында зур техника файдалана алмаган урыннарда эшлиләр. Мәсәлән, һава шартлары яки юллар булмау мөмкинлек бирми. Агродроннарның төп өстенлекләре - мобильлелек һәм төгәллек. Кече КФХлар өчен мөстәкыйль техниканы да, зур холдинглар өчен ярдәмче техника буларак та кулланалар.