Татарстанда 2025 елгы «Безнең ишегалды» программасы 63%ка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, Арча районы программа буенча планлаштырылган барлык эшләрне башкарган, ә Зәй районы быелгы программаны уңышлы төгәлләдгән инде. Юл эшләре буенча узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8%ка алдарак бара. Үтәлеш 72% тәшкил итә.
Эшләр 14 муниципаль берәмлекнең 241 ишегалдында дәвам итә, 318 ишегалдында тулысынча төгәлләнгән.
Тышкы яктыртуларны урнаштыру шулай ук графиктан 13% ка алдан бара. Эшләр 398 йортта тәмамланган, 12 муниципалитетта 174 йортта дәвам итә. Тулаем алганда, үтәлеш 73% дип бәяләнә.
Җайланмаларны монтажлау буенча гомуми үтәлеш 45% тәшкил итә. Монтажлау республиканың 196 ишегалдында тәмамланган, 173 ишегалды территориясендә дәвам итә. Бүгенге көндә төзелеп беткән объектларны кабул итү эшләре бара.
Арча районында - 4, Казанның Совет районында - 5 һәм Түбән Кама районында 4 ишегалды кабул ителгән инде.