Күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Айзатуллин искәрткәнчә, мәгариф өлкәсендә объектларны тапшыру срогы уку елы башлану белән билгеләнә. Дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында ремонтлана торган 213 объектның 33е - гомуми белем бирү учреждениеләре.
Мәктәпләр буенча гомуми үтәлеш 87% тәшкил итә. Казанда бер мәктәпне ремонтлау тәмамлангач, узган ике атнада файдалануга тапшырылган объектлар саны 5кә җитте. Шулай ук күрсәтелгән чорда Мамадыш районында балалар бакчасын ремонтлау эшләре төгәлләнгән. Шулай итеп, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләрнең гомуми үтәлеше 77% тәшкил итә. Быел барлыгы 11 балалар бакчасы ремонтлана.
Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасына 74 объект кертелгән. Хисап чорында тапшырылган Питрәч районында бер объектны исәпкә алып, бу программа буенча үтәлеш 63% дип бәяләнә. 8 ресурс үзәген ремонтлау буенча программа чаралары 84%ка үтәлгән. Аз гына кимрәк - 83% - подрядчылар 4 тулай торак ремонтын тәмамлаганнар.
Ремонтлана торган объектлар саны буенча лидер - сәламәтлек саклау тармагы. Илкүләм проект һәм ике республика программасы кысаларында 226 медицина учреждениесе яңартыла. Шуның яртысыннан артыгы - фельдшер-акушерлык пунктлары. Бу типтагы 117 объектның 112се ремонтланган, шул исәптән 10сы узган ярты айда. Барлык программа чаралары тәмамланырга 3% кала.
Балалар ризыгын өләшү пунктларын ремонтлау программасы ахырына якынлашып килә: бүгенгә планлаштырылган күләмнең 99%ы үтәлгән. Подрядчылар тапшырмаган бердәнбер объект - Кукмара районындагы сөт кухнясы. Быел балалар ризыгын өләшүнең 56 пункты ремонтлана. Медицина стационарларын ремонтлау - 50%, 19 клиниканың икесе, шул исәптән Алексеевск район хастаханәсе дә файдалануга тапшырылган, аны ремонтлау хисап чорында тәмамланган. Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлау эшләре 94% дип бәяләнә.
Подряд оешмалары тарафыннан 11 объект ремонтланган, алар арасында Тәтеш районында участок хастаханәсе һәм Лаеш районында табиб амбулаториясе бар. Алты объектта эшләр дәвам итә. Шулай ук республика йөкләмәләренә быел 17 поликлиниканы ремонтлау керә, аларның 9ы агымдагы датага төгәлләнгән. Ике хисап атнасында Чаллыда поликлиниканы ремонтлау төгәлләнгән. Программаның үтәлеше - 87%.
Мәдәният өлкәсендә дүрт республика һәм федераль программага кертелгән 27 объект яңартыла. Бу санга 19 авыл мәдәният йорты, өч балалар сәнгать мәктәбе һәм тагын биш тармак учреждениесе керә. Шулардан 9 мәдәният йорты әзер, шул исәптән Зеленодольск, Теләче һәм Лаеш районнарында узган ярты айда файдалануга тапшырылган объектлар да. Программа буенча эшләр тулаем алганда 95%ка үтәлгән. Мәдәният тармагының мәгариф учреждениеләрендә ремонт 91%ка башкарылган. Мәдәният өлкәсенең башка учреждениеләре буенча программа чараларының үтәлеше 44% дип теркәлә.
Яшьләр сәясәте буенча биш республика һәм федераль программа кысаларында 34 объект ремонтлана. Бу санга 13 балаларны савыктыру лагере керә, аларның 81%ы ремонтланган, шул исәптән Әгерҗе районында узган ике атнада тапшырылган объект нәтиҗәсендә. 8 яшьләр үзәгендә ремонт 79%ка башкарылган. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау программасы 86%ка төгәлләнгән (бу атнада Казанда объект ремонтланган). Дүрт яшүсмерләр клубы буенча 90% үтәлеш бар.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган ике программа буенча, аларга 80 объект кертелгән, үтәлеш 90%тан артып киткән. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау эшләре 92%ка үтәлгән. 31 объектның бары тик икесен генә төгәллисе кала. Ике атна эчендә 4 муниципалитетта берьюлы биш социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе тапшырылган.
«Кадрлар» илкүләм проектына кертелгән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен ремонтлау эшләренең гомуми күләме 93%ка башкарылган. Быел барлыгы 49 объектны ремонтларга кирәк, шуларның 8е узган ярты айда төзелеп беткән.
Гидротехник корылмаларны ремонтлау, күлләрне чистарту һәм елгалар суларын чистарту буенча «Экология» өлкәсендәге ике программага 21 объект кертелгән. Узган ике атнада Саба һәм Алексеевск районнарында ике объект төзелеп беткән, программа чараларын гамәлгә ашыруның бөтен чорында - 14. Эшләрнең планлы күләмен подрядчылар 81%ка башкарган.
Спорт министрлыгы белән берлектә 20 объект ремонтлана, шуларның 8е тәмамланган, шул исәптән хисап чорында тапшырылган объект Югары Ослан районында. Программа чараларының агымдагы үтәлеше - 76%. Эчке эшләр министрлыгы белән 28 объектта ремонт планлаштырылган. Эшләр шуның 21ендә тәмамланган. Гомуми үтәлеш - 88%. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән 5 янгын депосы ремонтлана. Шуларның өчесе тапшырылган. Үтәлеш 91% дип бәяләнә.
Азнакай районындагы бу атнада тапшырылган бер объектны исәпкә алып, 18 хәрби комиссариатта ремонт эшләре 70%ка башкарылган. Ике муниципаль архив - 98%ка, ике җәмәгать судьялары бинасы - 91% ка, Росгвардия карамагындагы җиде бина 77%ка ремонтланган.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча подряд оешмалары республиканың быел программада каралган барлык 42 муниципаль берәмлегендә дә эшкә керешткәннәр.
Бүгенге көнгә гомуми башкарылу 55%, сезонлы эш төрләре - 58% дип бәяләнә. Программа буенча планлаштырылган эшләр башкарылган йортлар саны узган ике атнада сизелерлек арткан: күрсәтелгән чорда 12 муниципаль берәмлектә һәм ике шәһәр округында урнашкан 35 йорт ремонтланды. Шулай итеп, 132 йортта ремонт тәмамланган. 642 йорт ремонт стадиясендә.