Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе Шәех Солтан бән Хәлифә Әл Нәхайян белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән БГӘ арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышлар киңәя. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, узган ел БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга БГӘ Президенты Мөхәммәд бен Зәед Әл Нәхайян килгән иде. "Без элемтәләребезне үстерүдә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда аның ярдәмен һәрвакыт тоябыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, ике яклы элемтәләр үсешенә делегацияләр алмашу ярдәм итә, Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, Казаннан БГӘ шәһәрләренә туры авиаэлемтә җайга салынган.
Әңгәмә барышында яклар сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү, ислам банкингы, хәләл индустрия һәм инвестицияләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алыштылар.
Казанга визиты кысаларында БГӘ Президенты киңәшчесе республиканың сәнәгать потенциалы, аның мәдәни һәм фәнни-мәгариф тормышы белән танышачак.