Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Атказанган спорт мастеры, парлы разрядта Зур шлем турниры (Уимблдон-2025) җиңүчесе, Казан теннисчысы Вероника Кудермәтова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук спортчының әти-әнисе һәм тренеры да катнашты.
Уимблдон - халыкара теннис турниры, дүрт Зур шлем турнирының берсе. Бердәм бөтенроссия классификациясе нигезендә Зур шлем сериясе турнирлары рәсми дөнья чемпионатларына тиңләштерелде. Вероника Кудермәтова бельгияле Элизе Мертенс белән парда Уимблдон чемпионы булды.
Рөстәм Миңнеханов Вероника Кәдермәтованы трофейы белән котлады. "Мондый дәрәҗәдәге чемпионканың Казаннан булуы безнең өчен аерым хөрмәт һәм горурлык. Сезнең күренекле казанышларыгыз Россияне дөнья спорт аренасында танытып кына калмый, яшь буынны да илһамландыра, теннисны актив үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Бүген Татарстанда теннис белән 3,3 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Спорт мәктәпләрендә теннис буенча 4 бүлек ачылган (Казанда, Әлмәттә, Алабугада һәм Чаллыда), анда 252 кеше шөгыльләнә. Алар белән 15 тренер эшли. 84 спортчы спорт разрядларына һәм исемнәргә ия. 2025 елда 23 татарстанлы Россия җыелма командасы әгъзасы булып тора.