Бүген Горький исемендәге Зеленодольск заводында предприятие коллективына «Фидакарь хезмәт өчен» Россия Федерациясе орденын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе, РФ диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев катнашты.
Бүләк Россия Президенты Владимир Путин Указы белән илебез суднолар төзү үсешенә зур өлеш керткәне һәм ирешелгән хезмәт уңышлары өчен бирелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Зеленодольск суднолар төзү заводы кебек бай тарихка ия предприятиеләр аз, у быелның октябрендә үзенең 130 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Республика Рәисе ассызыклаганча, завод үсешенең барлык этапларында да куелган бурычларны үти, җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатын тәэмин итә. Бөек Ватан сугышы елларында, Зеленодольск халкы сугышчан корабльләр төзегәндә һәм ремонтлаганда, шулай ук сугыштан соңгы чорда, уникаль хәрби корабльләр һәм ышанычлы гражданлык суднолары чыгару җайга салынганда да шулай булды. "Горький исемендәге Зеленодольск заводы һәрвакыт иң алдынгы техник фикернең үзәге булды. Ул белгечләрнең югары профессиональ дәрәҗәсе, эшчеләрнең һәм инженерларның җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торды", - диде Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Зеленодольск суднолар төзү заводы дәүләт өчен стратегик әһәмияткә ия булган иң эре предприятиеләр исемлегенә кертелгән. Җитештерүне модернизацияләү һәм яңарту бара, заманча уникаль кораблар һәм суднолар сериясе төзелә, машина төзелеше һәм металлургия юнәлешләре үсеш ала, заманча инфраструктура булдырыла. "130 еллык юбилеена завод зур казанышлар һәм зур күләмле җитештерү белән килә. Бүген дә ышаныч белән әйтергә була: "Зур корабка - зур сәяхәт !". Югары бүләк белән чын күңелдән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективына.
Николай Патрушев билгеләп үткәнчә, Горький исемендәге Зеленодольск заводы илнең әйдәп баручы һәм стратегик яктан мөһим судно төзү предприятиеләренең берсе булып тора. "Үзенең 130 еллык тарихында предприятие коллективы 1,5 меңнән артык диңгез һәм елга кораблары һәм төрле класслы һәм билгеләнештәге суднолар төзеп, илебез суднолар төзү елъязмасына бик күп данлыклы битләр язып куйган. Завод коллективының фидакарь хезмәте белән Россия конструкторларының хәрби диңгез флотының заманча йөзен формалаштыруга, Ватаныбызның оборона сәләтен ышанычлы тәэмин итүгә юнәлдерелгән идеяләре тормышка ашырыла», - дип ассызыклады РФ Диңгез коллегиясе рәисе. Ул Зеленодольскта төзелгән фрегатлар, ракета, патруль, каравыл һәм диверсиягә каршы корабльләр һәм катерларның Россия Хәрби-диңгез флотының барлык флотларында да хәрби бурычларны уңышлы хәл итүләрен билгеләп үтте.
"Предприятие стапельләреннән даими рәвештә диңгез һәм елга флоты өчен транспорт, пассажир, коткару, фәнни-тикшеренү һәм экскурсия суднолары, шул исәптән СПГда эшли торган Энергетик җайланмалары булган суднолар төшә. Шуның белән завод Россиянең икътисадый суверенитетын тәэмин итүгә үз өлешен кертә», - диде Николай Патрушев.
Хәрби-диңгез флоты башкомандующие адмирал Александр Моисеев хәбәр иткәнчә, агымдагы елда дәүләт сынаулары тәмамланганнан соң Хәрби-диңгез флоты составына Зеленодольск заводының берьюлы өч корабын кабул итү планлаштырыла. «Ышанам ки, алар үзләреннән алда килгәннәрнең традицияләрен лаеклы дәвам итәрләр, үзләренең югары хәрби характеристикаларын, ышанычлылыгын һәм тотрыклылыгын расларлар», - диде адмирал.
«А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов ил җитәкчелегенә бүләкләре һәм завод хезмәткәрләренең хезмәтенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
„Фидакарь хезмәт өчен“ ордены - предприятиенең барлык коллективы: ныклы традицияләр тудырган ветераннар һәм заводта эшләүчеләрнең бүгенге буыны казанышларын тану, алар үзләренең көндәлек хезмәтләре белән заманча Россия флотын ныгытуга зур өлеш кертәләр», - дип ассызыклады Александр Филиппов.
Шуннан соң кунаклар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Зеленодольск заводы хезмәткәрләренең фамилияләре язылган мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.
Аннары завод территориясендә суднолар төзү сәнәгате предприятиеләренең дәүләт оборона заказын үтәве мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бәя кую, корабльләр төзелешенең сериялелеген тәэмин итү, төзелә торган заказларны иминләштерү системасын камилләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Белешмә өчен:
Быелның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин Зеленодольскка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирде. Бөек Ватан сугышы елларында биредә 117 бронекатер, 13 көймәләргә каршы корабль, 8 рейд һәм 9 елга буксиры, 5 трал баржасы, 4 миллионнан артык артиллерия снаряды, 2,7 мең пулемет, 25,7 мең сапер көрәге, 2,7 мең авиабомба корпусы һәм башкалар җитештерелгән.