Татарстанның Министрлар Кабинетында индустриаль парк, технопарк, бизнес-инкубаторларның идарә компанияләрен стимуллаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

27.11.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә индустриаль парк, технопарк һәм бизнес-инкубаторларның идарә компанияләрен стимуллаштыру механизмнары турында сүз барды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
“Бүген барлык катнашучылар да таяна алырлык билгеле бер эш схемасын эшләү мөһим”, - дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрлекне – техно- һәм индустриаль паркларны, бизнес-инкубаторларны үстерү өчен шартлар тудыру һәм инфраструктура булдыру дәүләтнең төп бурычы булып кала.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев чыгыш ясады.
Кече һәм урта бизнесның үзҗитешле мәйданчыклары (“Мастер” Кама индустриаль паркы, “Свияга” һәм “Чистополь” бизнес-инкубаторлары) белән идарә итү өчен, идарә компанияләре белән ышанычлы идарә итү шартнамәләре төзергә тәкъдим ителә.
Үзҗитешлелек дәрәҗәсенә җитмәгән бизнес-инкубаторлар (мәсәлән, “Елабуга” бизнес-инкубаторы һ.б.) белән идарә итү өчен, автономияле учреждениеләр булдырырга тәкъдим ителә. Мондый мәйданчыкларны тоту өчен җитеп бетмәгән акчаны субсидияләр рәвешендә (паритет башлангычта федераль һәм республика бюджетыннан) бүлеп бирү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте