Рөстәм Миңнеханов Чаллыда республика программасы буенча яңартылган ишегалдында булды

14.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамлану уңаеннан ГЭС бистәсендә ишегалды бәйрәмендә булды.

Автоградта «Безнең ишегалды» программасына 641 ишегалды территориясе кергән. Программаны гамәлгә ашыруның 5 елында 493 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. 2025 елга 79 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган.

Җирле халыкны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов программаны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.  «Яңартылган ишегаллары һәм әмәгать киңлекләрдә кызыклы чаралар узу, аларның шәһәр халкының аралашу һәм ял итү урыны булуы, халык арасында күршелекне ныгытуга ярдәм итүе бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов аеруча актив чаллылыларга «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен Татарстан Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.

Шундый ук бүләкләр Рөстәм Миңнеханов исеменнән республиканың башка районнарында яшәүчеләргә дә тапшырылачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.