Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «РариТэк Холдинг" автозаводында булды

14.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «РариТэк Холдинг» АҖ автомобиль заводында булды.

Җитештерү цехларының гомуми мәйданы 60 мең кв. метрдан артык. Монда автобуслар һәм «Лотос», «Урал» йөк автомобильләре, «Москвич» җиңел автомобильләре, МТЗ тракторлары, «БРЯНСКСЕЛЬМАШ» комбайны һ. б.лар чыгарыла.

Компаниянең эшчәнлеге газ-мотор техникасын кертү буенча комплекслы алымга нигезләнгән, ул табигый газда (компримировкаланган/сыекландырылган) автотехника, оригиналь запас частьләр җитештерүне, тәэмин итүне, персоналны укытуны, сервис хезмәте күрсәтүне, газ ягулыгы салу инфраструктурасын булдыруны һәм үстерүне, шулай ук гамәлдәге техника паркын үзгәртеп җиһазлауны үз эченә ала.

Республика Рәисенә цехларны күрсәттеләр, соңыннан ул «Лотос»ның яңа моделендә йөреп карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.