Рөстәм Миңнеханов Чаллыда төзелеп килүче Ислам рухи-агарту үзәгендә һәм православие гимназиясендә булды

14.07.2025

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам рухи-агарту үзәге төзелеше барышы белән танышты.

Комплекс составына мәчет бинасы һәм мөхтәсибәт бинасы керә. Мәчет үзәк-гөмбәзле корылмадан гыйбарәт һәм 4 меңгә кадәр дин тотучыны сыйдыра ала.

Төзелеш буенча төп эшләр 2017 елда башланган. Бүгенгә блоклы газ казаны монтажланган. Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башлана. Котельныйның газүткәргече, электр кабеле һәм суүткәргече монтажланган. Төп корпуста барлык витражлар һәм тәрәзәләр монтажланган. Мәчетнең тышкы ягын тышлау эшләре дәвам итә.

Бу мәчет «Җәмигъ" исемен йөртәчәк. Рөстәм Миңнеханов комплекс төзүчеләре белән сөйләште. Эшләрне тәмамлау планнары турында фикер алыштылар. Республика Рәисе төзелешне тәмамлауга ярдәм итәргә кушты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Святой Великомученник Георгий Победоносец» приходы территориясендә төзелеп килүче православие гимназиясендә булды.

Белем бирү оешмасының оештыручысы - Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Казан епархиясе. Гимназия өстәмә белем бирү системасы кысаларында укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру белән «тулы көн мәктәбе» режимында эшләячәк. Укытуның төп программасына православие компоненты предметлары – «Закон Божийк», «Тарих һәм чиркәү-славян теле» керәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.