Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды

14.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды.

Объект 1988 елда ук файдалануга тапшырылган. Озак еллар дәвамында ул яраксыз хәлгә килгән һәм бүген эшләми. Капиталь ремонт таләп ителә. Лагерьның башта сыйдырышлылыгы 560 кеше булган.

Рөстәм Миңнеханов ремонт һәм торгызу таләп ителгән мәйданнарны карады.

Эшләрне башкаруның берничә варианты карала. 9 корпусны торгызырга ниятлиләр. Республика Рәисенә проектны күрсәттеләр, ул профильле ведомствога ремонт эшләренә керешергә, территорияне тәртипкә китерергә кушты.

Шунда ук күршедә Рөстәм Миңнеханов эшләп килүче «Звездный» лагерена керде. Ул яшәү шартлары белән танышты, җәмәгать туклануы блогында булды, ял итүче балалар белән сөйләште.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.