Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән очрашты

14.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Олимжон Абдуллаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

"Соңгы елларда безнең элемтәләр сизелерлек активлашты. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 376 млн. доллардан артып киткән. Безнең үзара товарлар һәм хезмәтләр китерү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру өчен барлык мөмкинлекләребез бар. Сезнең илдә Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы уңышлы эшли. Эштә безгә Россия һәм Үзбәкстан илчеләре актив ярдәм итә. Казан белән Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасында турыдан-туры авиаочышлар башкарыла. Без Үзбәкстан төбәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Үзбәкстан партнерлары белән Татарстанның әйдәп баручы компанияләре актив эш алып бара. Мәсәлән, "КАМАЗ" автомобильләр китереп тора, шулай ук илдә автоүзәк һәм автомобильләр җыю линиясе ачылган. Уртак эш башка юнәлешләрдә дә алып барыла. Татарстан катнашында «Чирчик» һәм «Җизак» технопарклары эшләтеп җибәрелде һәм уңышлы эшләп килә.

Моннан тыш, Җизакта Казан федераль университеты филиалы һәм КФУ филиалының симуляцион медицина үзәге эшли. Бохара һәм Нәвои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча агымдагы проектларга аерым игътибар бирелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекне ныгытуга «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларындагы уртак эш ярдәм итә, аны Татарстан Рәисе Россия Президенты йөкләмәсе буенча җитәкли.

"Без мәдәният, мәгариф, спорт өлкәләрендәге хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәбез. Бүген безнең югары уку йортларында Үзбәкстаннан 2700 студент белем ала. Бездә Татарстан үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе эшли. Ташкентта ел саен татар бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Үзбәкстан җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәме өчен рәхмәтлемен - бу 300 меңнән артык кеше ", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Олимжон Абдуллаев делегациянең Татарстанга визиты вакытында күрсәткән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстандагы коллегаларыбыз белән фикер алышу, ачык һәм конструктив диалог үткәрү мөмкинлегенә ихлас күңелдән шатбыз. Без монда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Бу бер-береңә ышаныч, ихтирамның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Безнең өчен кунакчыл Казанда, бай тарихлы, динамик үсештә булган икътисадлы һәм үзенчәлекле мәдәниятле шәһәрдә булу зур мәртәбә. Ышанам, безнең визит ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда тагын бер мөһим адым булачак", - диде Үзбәкстан Тышкы эшләр министры урынбасары.

Очрашуда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне алга таба үстерү перспективалары, машина төзелеше һәм нефть химиясендә хезмәттәшлекне ныгыту, алдынгы технологияләр өлкәсендәге уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.