Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гомуми юрисдикциянең алтынчы кассацион суды рәисе Магомед Магомедов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда кайбер эш мәсьәләләре, суд системасын үстерү, шулай ук төбәк дәрәҗәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.
Кичә Казанга визиты кысаларында Магомед Магомедов Татарстан Республикасы Югары судында булды: суд бинасын, тарих музеен карады, гражданлык эшләре буенча суд эшләрен тәэмин итү бүлеге эше белән танышты. Аннары киңәшмәдә Магомед Магомедов Татарстан судлары чыгарган суд карарларына бирелгән кассацион шикаятьләрне карауның статистик күрсәткечләрен игълан итте.