Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 69%ка үтәлгән. Төзүчеләр 2 млн 244 мең кв. м. торакны файдалануга тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Коммерциячел төзелеш буенча планның 27%ы үтәлгән. Файдалануга тапшырылган 59 йортның мәйданы 456 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы 61%ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы - 99 мең кв. м. Иң зур күрсәткечләр – шәхси торак сегментында. Файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы - 1 млн 689 мең кв. м.
Ятим балалар өчен билгеләнгән 204 торак урынга өч дәүләт контракты төзелгән. Бүгенге көндә конкурс процедураларын игълан итү максатыннан торак урыннары исемлеген килештерү алып барыла.
Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 36 алучы кулланган. Быел барлыгы әлеге категориядәге 66 вәкил яңа торак алырга тиеш. 30 кеше фатир алу этабында.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр категориясендә гомуми мәйданы 2356 кв.м булган барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Биредә фатирларны сайлау белән республиканың Дәүләт торак фонды шөгыльләнә.
Иң аз санлы категория - мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр: биредә өч торак алучы бар, шуларның берсенә генә торак табасы калган.
Алга таба социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике программа юнәлдерелгән. Шуларның берсе - «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы. Сулар белән тәэмин итү челтәрләре буенча конкурс процедуралары алып барыла, дәүләт контрактлары август башына кадәр төзеләчәк. Юллар буенча дәүләт контрактлары төзелгән инде, подрядчылар мәйданчыкларда эшләргә керешкәннәр.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының өч объектының берсе Лаеш районында төгәлләнгән. Программа кысаларындагы эшләр 54%ка үтәлгән.
Мәгариф тармагы буенча 13 объект төзелә, шуларның 8е – гомуми белем бирү учреждениеләре. Мәктәпләр буенча төзелеш-монтаж эшләре 54%ка үтәлгән. Биш балалар бакчасы буенча - 42%. Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасы быел 53 объектка тулыланачак. Соңгы ике атнада 47 фельдшер-акушерлык пунктыннан 9 объект файдалануга тапшырылган. Эшләрнең гомуми үтәлеше 74% тәшкил итә. Башка алты сәламәтлек саклау объектының әзерлеге 56% дип бәяләнә. Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында 11 объект төзелә. Бу төзелештә әзерлек 55% тәшкил иткән өч яшьләр үзәге һәм республика программасына кергән һәм 40%ы әзер булган 8 балаларны савыктыру лагере.
Спорт объектлары исемлегенә 23 корылма керә. Шуларның иң зурысы - Футболны үстерү үзәге. Әлеге объект буенча әзерлек 43% тәшкил итә. Дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең 63%ы башкарылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча «Мәдәният» тармагында дүрт объект төзелә. Ике күп функцияле үзәк төзелешендә һәм район мәдәният йортын реконструкцияләүдә башкарылган эшләр 40%ка җиткән.
«Гаилә» илкүләм проекты буенча төзелә торган Кайгырту йортының әзерлеге - 74%.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Әлеге күчеш объектының әзерлеге - 91%. Өч республика программасына 25 объект кертелгән. 16башкарма комитет төзелеше 71%ка башкарылган. Бу атнада Лаеш районында объект тапшырылган.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 7 пунктын төзү 88% дип бәяләнә. Бүгенге көндә алты объект файдалануга тапшырылган, шуларның 5 се – узган ике атнада. 52% үтәлеш Актаныш һәм Биектау районнарында урнашкан ике янгын сүндерү депосы бинасы төзелешендә күзәтелә. Подрядчылар җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларга кергән объектларда да темпларны киметмиләр.
Быел 61 иҗтимагый территория яңа кыяфәт алырга тиеш. Аларның 47 се подряд оешмалары тарафыннан эшкә алынган. Узган ике атнада Алабуга һәм Кайбыч районнарында берешәр объект төзелеп беткән.
Программа чараларының гомуми үтәлеше 42% дип бәяләнә. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү федераль һәм республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла.
Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 72%ы үтәлгән. Подрядчылар 37 объектта эшли. Хисап чорында подрядчылар тарафыннан тапшырылган ике объектны да кертеп, шулкадәр үк эш тәмамланган. Киләсе атнадан сәүдә ителгән калган 11 объектта эшләр башланырга тиеш.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча гомуми үтәлеш 21% тәшкил итә. Бюджет учреждениеләрендә блок-модульле котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннары урнаштыру программасы буенча бу күрсәткеч 62% дип бәяләнә. Программаның 27 объектында эшләр дәвам итә, бүгенге көнгә 5се тәмамланган. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы кысаларында торак пунктларда 57 объект төгәлләнгән. Гомуми күләмнең 25%ы үтәлгән.
Газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү чаралары кысаларында эшләр 16 объектта алып барыла. Өч объект төзелеп беткән, шуларның берсе Сарман районында урнашкан, – узган ике атна эчендә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше - 31%. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика һәм федераль программалары өлешендә эшләр 128 объектта алып барыла.
Программалар буенча үтәлеш 45% тәшкил итә. Узган ярты айда подрядчылар Зеленодольск районында һәм Чаллы шәһәрендә ике объектны тапшыру турында хисап тотканнар. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының дүрт объекты буенча планлаштырылган күләмнең 54%ы үтәлгән.
Җитештерүдә имгәнүләрне профилактикалау кысаларында тармак ведомстволары белән беррәттән чараларны үзлегеннән җайга салынучы оешмалар да үткәрә. Ел башыннан бирле алар тарафыннан 1429 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча тәртип бозучыларга карата 536 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.
Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре 882 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 251 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт һәм республика программалары объектларындагы вәзгыятьне контрольдә тота. Монда ачыкланган хокук бозулар саны элеккечә контроль-күзәтчелек чаралары саныннан шактый артып китә: 1372 тикшерү үткәрелгән, 3 мең 87 таләпләрне үтәмәү очрагы ачыкланган, 2 мең 748 хокук бозу очрагы бетерелгән.