Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында Татарстанның беренче урыны - республикабызның зур командасы казанышы

12.07.2025

Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында Татарстанның беренче урыны - республикабызның зур командасы казанышы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Бу атна башында республика делегациясе Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Форум кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2024 елда Россия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды. Рейтингта Татарстан беренче урында, берьюлы 5 позициягә күтәрелде.

"Бу нәтиҗә - сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, фән һәм хакимият органнары хезмәт коллективларының зур һәм килешеп эшләве нәтиҗәсе. 2010 елдан сәнәгать предприятиеләре саны өчтән бер өлешкә арткан һәм 10 меңнән арттып китте. барлык авырлыкларга да карамастан, узган ел 5,6 трлн сумнан артык продукция төяп җибәрелгән, ИПП - 105%.

Бу елның 6 аенда сәнәгать продукциясе буенча үсеш 8% тәшкил итә. Әлбәттә, федераль министрлык, Россия Хөкүмәте ягыннан зур ярдәм. Без барлык программаларда һәм проектларда катнашабыз», - диде республика Рәисе.

Шулай ук бу атнада «Казан Экспо»да «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды. Рөстәм Миңнеханов чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. "Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 400дән артык компания катнашты. Экспозицияләргә 15 меңнән артык кеше килгән иде. Бу "Агроволга"ның Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга булуын күрсәтә", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Бүген, 12 июльдә, православие динен тотучылар изге апостоллар Петр һәм Павел көнен билгеләп үтәләр. "Бу керәшен татарларында иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Без туганнарыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Бүген Питрауга багышланган бәйрәм чаралары республиканың күп районнарында узачак. Республика Питрау Мамадыш районының Җөри авылында 19ына планлаштырылган. Оештыручылардан иминлек мәсьәләләренә һәм транспорт коллапсын булдырмауга аерым игътибар бирүләрен сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.