Татарстан Рәисе: Уникаль геологик тарих һәм геологларның күпьеллык тырышлыгы республикабызны Россиянең нәтиҗәле нефть чыгару үзәкләренең берсенә әверелдерде

11.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак Яшь геологларның XI республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнаштылар.

Олимпиада республика Рәисе ярдәме белән 2014 елдан бирле үткәрелә. Максат - балаларның тулы канлы җәйге ялын оештыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, сәламәтлеген ныгыту, яңа социаль багланышлар һәм мөнәсәбәтләр системасына кертү, ә иң мөһиме - укучыларның гражданлык позициясен үстерү, һөнәри юнәлеш бирү рәвешләре буларак яшүсмерләр геология берләшмәләре - яшь геологлар клублары эшчәнлеген популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тармакта югары стандартларны һәм яңа казанышларны саклау өчен яшь талантлы геологлар кирәк, алар икътисадның нефть чыгару секторының конкурентлыкка чыдамлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә сәләтле.

"Татарстанның уникаль геологик тарихы һәм геологларның күпьеллык тырышлыгы республикабызны Россиянең нәтиҗәле нефть чыгару үзәкләренең берсенә әверелдерде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел олимпиада 390 катнашучыны үз эченә ала, шуларның 312се - мәктәп укучылары, 78е - укытучылар. Җиңүчеләр Яшь геологларның XV бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен яшь геологлар җыелма командасы составына керәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.