Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Александр Новак белән эшлекле очрашу уздырды

11.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммиты кырларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белән эшлекле очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов кунакка нефть саммитында катнашуы өчен рәхмәт белдерде, нефть химиясе һәм энергетикада колачлы проектларны гамәлгә ашыру буенча алып барыла торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Яклар республикада энергетика өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.