Рөстәм Миңнеханов: Без инженер һәм фәнни кадрлар әзерләүнең бербөтен экосистемасын формалаштырабыз

11.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Вәкиле урынбасары Александр Новак Әлмәттәге Нефть саммитының панель дискуссиясендә илебезнең ягулык-энергетика комплексын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Республика Рәисе ассызыклаганча, тотрыклы үсеш бары тик технологик алгарыш һәм яңа компетенцияләр формалаштыру аша гына мөмкин, аерым алганда, машина төзелешендә, нефть химиясендә, биотехнологияләрдә, ИТ-юнәлештә.

"Без инженер һәм фәнни кадрлар әзерләүнең бербөтен экосистемасын формалаштырабыз. Эре компанияләр заманча укыту-лаборатория комплексларын ачалар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, яшьләр арасында яңа технологик мәдәният формалаштыру мөһим юнәлеш булып тора. Республикада бүген «Кванториум» балалар технопарклары, техник иҗат үзәкләре эшли, аларга 46 меңнән артык укучы йөри. Республиканың 350дән артык мәктәбе «мәктәп – һөнәри белем - эш бирүче» үзара хезмәттәшлек кысаларында белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.

"Яшьләрне фәнгә җәлеп итү эше аерым игътибарга лаек. Татарстан - уйлап табуларга һәм патентларга гаризалар саны буенча лидер төбәкләр арасында. Безнең стратегик максат - профессионалларның яңа буынын формалаштыру", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген укучыларны төгәл фәннәрне ешрак сайласыннар өчен мотивацияләү мөһим. Узган ел республикада «Физматалгарыш» проектын эшләтеп җибәрделәр. Бу инде үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Быел мондый эш «Физхималгарыш» юнәлеше буенча да дәвам итәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.