Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны карады

23.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә Подлужная урамындагы объектларны карады. Аны ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар озата йөрде.

Подлужная урамы, 49 адресы буенча Татарстан Рәисенә мәдәни мирас объекты булган 19 гасыр шәһәр утарын реставрацияләү проектын тәкъдир иттеләр.

Биналар комплексы төп бинадан, флигельдән һәм хезмәт бүлмәләреннән тора. Соңгы дистә елларда объект яраксыз хәлгә килгән. Хәзерге вакытта биредә комплекслы инженер-техник тикшеренүләр уздырылган, аварияләргә каршы чаралар проекты, шулай ук ремонт-реставрация эшләре проекты эшләнгән.

«Мирадель» ҖЧҖ инвесторы тарихи утарны кунак йортына һәм кафега әверелдерергә планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады. Аннары республика Рәисе Укытучы йортын реконструкцияләү белән танышты.

Объект 1900 елда төзелгән. фундаментының һәм диварларының авария хәлендә булуына, грунт суларының югары булуына бәйле рәвештә, тикшерүдән соң бинаны сүтеп, соңыннан оригиналь кирпечтне өлешчә файдаланып, шул ук параметрларда торгызу турында карар кабул ителгән булган. Бүгенге көндә ике катлы бина төзелгән инде, челтәрләр буенча эшләр һәм түбә ябу эшләре алып барыла.

Укытучы йорты янында сквер булдыру планлаштырыла. Иҗади конкурстан соң төп мәйданда мәктәп укытучысына һәйкәл куелачак. Яңа киңлектә заманча форматта төрле чаралар, ачык лекторийлар узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.