Рөстәм Миңнеханов Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаре судья Мөхәммәд Габделсәлам белән очрашты

21.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөселман аксакаллары советы Генераль секретаре судья Мөхәммәд Габделсәлам белән очрашты.

Очрашу татар халык бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләде һәм аны республикада күрүенә шат булуын белдерде. Татарстан Рәисе 2022 елда Манамада, Бәхрәйн форумы кысаларында очрашкан Мөселман аксакаллары шурасы рәисе, Әл Әзһәрнең югары имамы Шәех Әхмәд Әл Тайебка хөрмәт сүзләрен җиткерде.

"Сез җитәкләгән шура белән хезмәттәшлеккә шат булачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов, Мөхәммәд Габделсәлам әфәндегә мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярдәме белән илебезнең традицион диннәренең берсе булган исламны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу мәчетләр төзү дә, ислам мәгарифенең күп дәрәҗәле системасын үстерү дә – мәдрәсәләр, институтлар, академияләр (республикада ике югары уку йорты - Россия ислам институты, Казан ислам университеты эшли). Хәләл индустрия, хәләл тормыш рәвеше өлкәсендә дә зур эш алып барыла, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Мөселман Аксакаллары шурасының Генераль секретаре судья Мөхәммәд Габделсәлам чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга беренче тапкыр килүен һәм шулай ук Сабантуй бәйрәмендә булуын әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанга килү белән шәһәрнең заманча инфраструктурасын да, архитектурасын да уңай бәяли алган. Күргәннәремә, шулай ук республиканың икътисадый үсешенә сокландым, диде Мөхәммәд Габделсәлам.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.