2025 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Хәзерге вакытта «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эш күләменең 43%ы башкарылган. 18 июньгә юл эшләре 53%ка башкарылган. Арча һәм Зәй районнарында эшләр төгәлләнгән. 14 муниципаль берәмлектә 253 ишегалдында эшләр дәвам итә, 195 ишегалдында эшләр тулысынча төгәлләнгән. 242 ишегалдында тышкы яктырту җайланмасы төгәлләнгән.
18 июньгә республика буенча үтәлеш 52% тәшкил итә. Бүгенге көндә 13 муниципаль берәмлектә 227 ишегалдында эшләр алып барыла. Арча, Мамадыш һәм Зәй районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Җайланмаларны монтажлау буенча гомуми үтәлеш 23% тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 8%ка күбрәк. Җайланмаларны монтажлау республиканың 84 ишегалдында төгәлләнгән. 126 ишегалдында монтаж дәвам итә.
Төзелеш эшләре актив бара, шуңа бәйле рәвештә халыктан мөрәҗәгатьләр көн саен килә. Узган 2 атнада республиканың 14 районында яшәүчеләрдән 520 мөрәҗәгать килгән.