ТР Төзелеш министрлыгы: Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 69 объектта тәмамланган

20.06.2025

Барлык 42 муниципаль берәмлектә дә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланган. Гомуми үтәлеш - 38%, сезонлы эш төрләре - 36%. Соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган биш муниципалитеттагы 18 объектны да кертеп, 69 күп фатирлы йорт әзер. 563 йортта ремонт эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Мәгариф өлкәсендә 213 объектка капиталь ремонт программалары кертелгән - аларны яңарту дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында бара. Узган ике атнада Минзәлә районы һәм Казанда ремонтлана торган 33 мәктәпнең беренче икесе төгәлләнгән. Гомуми белем бирү оешмалары буенча эшләрнең үтәлеше 61% тәшкил итә.

Мәктәпләрдәге ашамлыклар блогын ремонтлау программасына 74 объект керә, шуларның берсе генә Арча районында башланмаган булып кала. Анда подрядчылар июнь ахырында, чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң һәм мәктәп яны лагереның эшен тәмамлаганнан соң керәчәк. Программаны үтәүнең агымдагы күрсәткече - 21%. 11 балалар бакчасында ремонт 54%ка башкарылган. 8 ресурс үзәген ремонтлау буенча 65%ка үтәлгән һәм нәкъ шундый ук күрсәткеч 4 тулай торакны ремонтлауда теркәлә.

Сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау (быел 226) илкүләм проект һәм ике республика программасы буенча бара. 94 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган, шул исәптән 16сы подрядчылар тарафыннан узган ярты айда төзелеп беткән. Подряд оешмаларында 23 объект эшли.

Тулаем алганда, әлеге объектлар буенча үтәлеш 91%ка җиткән. 19 медицина стационарында ремонт эшләре 34%ка башкарылган. Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлау яхшы темплар белән бара - бүгенгә башкару күрсәткече 77% тәшкил итә. 17 программа объектының алтысы төгәлләнгән, шул исәптән 5 табиб амбулаториясе: Зәй һәм Зеленодольск районнарында - берешәр, һәм өчәү Әгерҗе районында, узган ярты айда боларның ремонт эшләре тәмамланган. 17 поликлиниканы ремонтлауда барлык эшләрнең 64%ы үтәлгән. Узган ике атнада Казанда бер объект төзелеп беткән.

Балалар туклануын өләшү пунктларын ремонтлау тәмамланып килә - 99% башкарылган. 54 объект әзер. Аларның өч муниципаль берәмлектә урнашкан бишесе хисап чорында тәмамланган. Программа тәмамланганчы ике сөт кухнясын ремонтлыйсы кала. Мәдәният өлкәсенең 27 объекты дүрт республика һәм федераль программа буенча ремонтлана.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә биш республика һәм федераль программага кергән 34 объект ремонтлана. 9 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау буенча максималь башкару - 72%. Дүрт яшүсмерләр клубын ремонтлау эшләре 69% дип бәяләнә. Ике атна эчендә подрядчылар Алабугадагы клубның тәмамлануы турында хисап тотканнар. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 66% тәшкил итә. 13 балаларны савыктыру лагере буенча эшләр 63%ка башкарылган. Ике объект - Кукмара һәм Балтач районнарында - узган ярты айда файдалануга тапшырылган.

Социаль яклау министрлыгы белән берлектә 80 ремонтлана торган объектны үз эченә алган ике программа гамәлгә ашырыла. 31 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең 19ы тәмамланган. Хисап атнасында Бөгелмә районында - бер объект һәм Казанда ике объект тапшырылган. Бүгенге көнгә эшләр 84%ка үтәлгән. «Кадрлар» илкүләм проектында каралган 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау эшләре 59%ка башкарылган.

Гидротехник корылмаларны ремонтлау, күлләрне чистарту һәм елгалар суларын чистарту буенча «Экология» өлкәсендәге ике программага 21 объект кертелгән. Гомумән алганда, юнәлеш буенча эшләр 71%ка үтәлгән. 12 объект подрядчыларда әле. 9ы тәмамланган, шуларның берсе Тукай районында - узган ике атнада. Урманчылыкларның 9 бинасын ремонтлау программасы тәмамланырга 1%тан да кимрәк кала. Биектау районында бер генә объект эшләнә әле. Узган ике атнада Казанда бер объект тапшырылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы биналарны ремонтлау программасында да шундый ук күрсәткечләр бар: Казанда бер объектны төзеп бетерәсе кала. 20 спорт объектын ремонтлауда пландагы эшләрнең 62%ы башкарылган. Янгын сүндерү деполарын ремонтлау программасы буенча 77% башкарылган.

Шундый ук процент Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны ремонтлау программасы буенча теркәлә. Соңгы ике атнада Биектау, Түбән Кама районнарында - берәр объект һәм Казанда ике объект тапшырылган. Шулай итеп, бүгенгә 28 объектның 17се ремонтланган. 18 хәрби комиссариатны ремонтлау буенча планлаштырылган эшләрнең 53%ы башкарылган.

Ике муниципаль архивны ремонтлауда башкару күрсәткече 89% тәшкил итә, ике җәмәгать судьялары бинасы - 79% һәм Росгвардия карамагындагы 7 бина - 45%. Узган ярты айда Казанда урнашкан 2 объект төзелеп беткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.