Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты.
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Казахстан делегациясе составына Казахстан Республикасының Цифрлы үсеш, инновацияләр һәм аэрокосмос сәнәгате министры кергән. Әңгәмә вакытында сүз цифрлаштыру өлешендә үзара бәйләнеш турында барды.