Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча эшлекле берләшмәләр белән берлектә ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тарафыннан формалаштырыла торган Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында Татарстан икенче урынны алды.
Традиция буенча рейтингны ПМЭФ мәйданчыгында «Россиянең эшлекле климаты. Илкүләм модель һәм төбәк мөмкинлекләре" сессиясе барышында тәкъдир иттеләр. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика «Бизнеска ярдәм итү чаралары» юнәлешендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Инфраструктура хәл ителешләре белән беррәттән, аерым алганда, сәнәгать паркларының (100дән артык), махсус икътисадый зоналарның, бизнес-паркларның һәм технопаркларның үсешенә финанс булмаган ярдәм чараларын да билгеләп үтәргә кирәк. Татарстанда эшкуарлар тарафыннан финанс булмаган ярдәм чараларын бәяләү узган ел белән чагыштырганда 22%ка арткан. Финанс ярдәм чараларын бәяләү дә уңай динамика күрсәтә - ул 17%ка арткан, ә кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге 28%ка яхшырган. Т
атарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү оешмалары финанс ягыннан да, финанс булмаган характердагы да төрле чаралар күрсәтәләр. Алар арасында – электрон документ әйләнеше системасына түләүсез керү, укыту һәм маркетплейсларга чыгуны озата бару хезмәтләре.
Шулай ук эшкуарларга дәүләт органнарына хисап бирү өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирелә һәм электрон имзаны рәсми теркәүдә ярдәм итәләр. КУЭ продукциясен сертификацияләү финанслана, товарлар һәм хезмәтләр рекламасы буенча хезмәтләр күрсәтелә, шулай ук Россия территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу оештырыла. Төбәктә Төбәк маркетинг үзәге һәм Модернизацияләнгән бердәм контакт-бизнеска ярдәм итү үзәге эшли, ул эшкуарларга ярдәм итүнең барлык мөмкин булган чараларын берләштерә.
Моннан тыш, төбәк салым ташламалары суммасының берләштерелгән бюджет чыгымнарына мөнәсәбәте күрсәткечләрендә һәм төбәкнең салым керемнәренә бирелгән гарантияләр күләмендә тотрыклылык саклана, бу хакимият ягыннан системалы ярдәм һәм бизнес өчен уңайлы шартлар турында сөйли.
Республика тәҗрибәсе инде берничә төбәктә кертелә. Аерым алганда, аны 8 төбәк һәм 4 шәһәр куллана, алар арасында Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Дагыстан Республикасы, шулай ук Якутск, Әстерхан, Тольятти шәһәрләре һәм башкалар.
Искәртәбез, илкүләм рейтинг – ул бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча хакимиятнең төбәк органнары тырышлыгы нәтиҗәләрен бәйсез бәяләүнең комплекслы коралы. Ул төбәкләрдә инвесторлар белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыкларга, хакимият органнары өчен эшлекле климатны камилләштерүгә өстәмә стимуллар булдырырга, шулай ук үзгәрешләргә идарә итү һәм проект командаларын үстерү системасын булдырырга мөмкинлек бирә. Рейтинг ел саен Агентлык тарафыннан эшлекле берләшмәләр белән берлектә Россия Президенты кушуы буенча 2014 елдан бирле формалаштырыла.