Татарстан Рәисе ПМЭФта Бәхрәйн белән товар әйләнешен үстерү турында фикер алышты

20.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәех Насир ибн Хәмәд Әл Хәлифә (Бәхрәйн) белән очрашты. Очрашу ПМЭФ кырларында узды.

Бәхрәйн әмиренең улы Республика Рәисенә әтисеннән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.

Яклар чираттагы тапкыр үзара сәүдә күләмнәрен арттыру буенча эшне көчәйтергә ниятләүләрен расладылар. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Бәһрәйн арасында товар әйләнеше 7%ка арткан һәм 4 483 мең тәшкил иткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.