Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек уңышлы үсә

20.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты.

"Безнең төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек уңышлы үсә. Төбәкара товар әйләнеше соңгы мәгълүматлар буенча 30,8 млрд сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында: машина төзелеше өлкәсендәге кооперация, азык-төлек һәм башка халык куллану товарлары белән үзара тәэмин итү, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлек», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе татар иҗтимагый оешмалары эшенә ярдәм иткәне өчен хезмәттәшенә аерым рәхмәт белдерде. Бүген Санкт-Петербургта 20 меңнән артык татар яши.

"Монда яхшы диаспора яши. Безнең Милләтләр йортында актив катнашалар", - диде Александр Беглов. Аннары Губернатор бүгенге көндә Санкт-Петербургта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында кыскача мәгълүмат бирде.

Очрашу азагында 2025-2029 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планына имза салынды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.