Рөстәм Миңнеханов: Ленинград өлкәсе - республикабызның әйдәүче эшлекле партнерларыбызның берсе

20.06.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко белән очрашты.

Төбәкара товар әйләнеше буенча соңгы мәгълүматлар 10 млрд сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Хезмәттәшлек тарихына КАМАЗ, «Ак Барс» холдинг компаниясе, Татхимфармпрепаратлар, «КАМА» сәүдә йорты, «Татспиртпром» АҖ, Кукмара киез итек комбинаты, Нәфис һәм башкалар ия.

"Ленинград өлкәсе - республикабызның әйдәп баручы эшлекле партнерларыбызның берсе. Без сезгә йөк автомобильләре, бензин, дизель ягулыгы, азык-төлек, медицина инструментлары китерәбез. Хезмәттәшлекне киңәйтү белән безнең нефть химиясе комплексы һәм машина төзелеше тармагы предприятиеләре кызыксына", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук 2025-2027 елларга Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планына имза салынды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.