Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм " ЦТС" биржасы" АҖ генераль директоры Виталий Хәйрулин республика Хөкүмәте һәм акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ биржа сәүдәсен үстерүгә, товарларга гадел базар бәяләрен һәм бәя индикаторларын булдыруга, шулай ук Татарстанның икътисадый потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән.
Моннан тыш, биржа инструментлары ярдәмендә сату чикләрен киңәйтү, Татарстан җитештерүчеләренең товарлар һәм чимал сатып алу чыгымнарын оптимальләштерү күз алдында тотыла.
Тагын биржа сәүдәсе, биржадан тыш сәүдә инструментларын һәм электрон сатып алу процедураларын кулланып, конкуренцияне үстерү планлаштырыла.