Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты.
Яклар 2026 елда «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумын оештыру һәм уздыру турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан территориясендә энергогенерацияне модернизацияләү проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.