Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутиягә эш сәфәренә килде. Якутск аэропортында аны Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты - XXV Федераль Сабантуйда катнашу. Иртәгә Якутск шәһәрендә Федераль Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр.
Чараның программасында: халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, спорт ярышлары, традицион конкурслар, «Көрәш» ярышлары. Шулай ук татар киносы көннәре, театр куелышлары, түгәрәк өстәлләр, иҗат коллективларының зур концерт программасы, шулай ук «Татар ишегалды» мәйданчыгы узачак.