Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Мәгариф министры Сара Әл Әмири ханым белән очрашты.
Очрашу Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» III халыкара форумы чаралары кысаларында узды.
«Сезне һәм Сезнең хезмәттәшләрегезне республикабызда сәламләвемә шатмын, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Сара Әл Әмиригә. - Сез мәгариф министрлары форумының мактаулы катнашучысы. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисадый, фәнни, мәдәни-гуманитар элемтәләр киңәя. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. 2024 елның октябрендә БРИКС саммитында Сезнең илнең хөрмәтле Президентын кабул итү безнең өчен зур хөрмәт булды. Без аның элемтәләребезне үстерүдә, уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүен һәрвакыт тоябыз".
Татарстан Рәисе шулай ук искәрткәнчә, Татарстан делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визитлары инде традициягә әверелде. Ул Татарстанның ел саен инвестицион форумда, шулай ук IDEX халыкара корал күргәзмәсендә катнашуын аерым билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан белән БГӘ шәһәрләре арасындагы турыдан-туры рейслар өчен рәхмәт белдерде. БГӘ делегацияләре ел саен KazanForum халыкара икътисадый форумында катнаша.
"Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәбез. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. «Бу безнең өчен мөһим вакыйга», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул билгеләп үткәнчә, Россиядә территорияләрендә ислам банкингы гамәлгә ашырыла торган дүрт сынау төбәк бар. Ислам банкингыннан тыш, хәләл туризм, хәләл азык-төлек продуктлары һәм гомумән хәләл яшәү рәвеше кебек стандартлар да кертелә, дип ачыклык кертте.
"Республикада мәгариф системасына җитди игътибар бирелә – бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре дә, мәктәпләр дә, өстәмә белем бирү системасы да. Соңгы елларда без дини белем бирүгә игътибар итәбез, ислам мәгарифенең дүрт баскычлы системасы төзелде», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә: Дубайда да «Бала-сити» мәктәбе эшләве бик күңелле.
«Без мәктәп укучылары, студентлар алмашу өлкәсендә хезмәттәшлек итә, мәгариф системасында БГӘ тәҗрибәсен өйрәнә алыр идек дип ышанам», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул, шундый киеренке графигы булуга карамастан, Сара Әл Әмири ханымга форумда катнашу өчен Казанга килү мөмкинлеге табуы өчен рәхмәт белдерде.
«Россия - безнең стратегик партнер, - диде БГӘ Мәгариф министры Сара Әл Әмири. – Безне күп юнәлешләр буенча, шул исәптән ислам линиясе буенча гамәлдәге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Безнең вәкилләр һәрвакыт сезгә төрле чараларга киләләр. Май аенда KazanForum халыкара форумында шулай ук хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Мәгарифкә килгәндә, бу бик мөһим өлкә. Безгә тәҗрибә уртаклашу кызыклы, һәм бу безнең өчен беренчел юнәлешләрнең берсе булып тора һәм киң перспективаларга ия».