Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

11.06.2025

Бүген алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Россия көненә багышланды.

Бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

"Кадерле дуслар! Сезне бу залда сәламләвемә һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшыруыма шатмын. Сезне Россия көне – күп милләтле халкыбызны берләштерүче һәм без яңа җиңүләргә ныклы ышаныч белән каршы ала торган бәйрәм белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. 

"Махсус хәрби операция үткәрү шартларында без көчле һәм бәйсез Россиянең кыйммәтен, гражданнарның бердәмлеген һәм тупланганлыгын, хәрби бурычларын намус белән үтәүче Ватанны саклаучыларның батырлыгын һәм фидакарьлеген аеруча ачык аңлыйбыз. Быелгы ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы шигаре белән уза һәм Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Без ветераннарыбызга, нацизмны юк иткән җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәтле, һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына сокланабыз. Аларның кайберләре бүген шушы залда. Әйдәгез аларны сәламлибез", - диде Татарстан Рәисе.

Ул искәрткәнчә, Татарстан, барлык кыенлыкларга да карамастан, икътисадны үстерүгә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән алга таба хәрәкәтен дәвам итә һәм Россия Федерациясенең терәк төбәге статусын раслый. 

"Татарстанның казанышлары илебез үсеше, аның дәүләтчелеген ныгыту, дөнья державасы ролен кире кайтару белән тыгыз бәйләнгән, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Республикага һәрвакыт ярдәм иткәне өчен милли лидерыбыз, ил Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм федераль Хөкүмәткә рәхмәтлебез».

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республиканың уңышлары – барлык татарстанлыларның хезмәт нәтиҗәсе.

"Бу залда Россиягә тугры хезмәт итү, эшкә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт, куелган максатларны һәм бурычларны нәтиҗәле үтәү үрнәге булган кешеләр бар. Кайда гына эшләсәгез дә, сезнең һәрберегез республиканың һәм тулаем илебезнең чәчәк атуына зур өлеш кертә, үз үрнәге белән яшь буынны иҗатка һәм гражданлыкка өнди. Сезнең бүләкләр - җәмәгатьчелек тарафыннан танылуыгызны, профессиональлегезне, хезмәт сөючәнлегезне, талантыгызны раслый», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул барысына да тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук тагын бер тапкыр лаеклы бүләкләре һәм Россия көне белән котлады.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесаре Илдус Әхмәт улы Газимов Почет ордены белән бүләкләнде.

Иҗтимагый проектларны тормышка ашыруга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән Татарстан Республикасы Рәисе эшләр идарәчесе Мөслих Мансур улы Ситдыйков бүләкләнде.

Гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен «Ата-ана даны» ордены медале белән алты баланың ата-анасы Низамова Люция Илгиз кызы һәм Низамов Рәмис Юныс улы (Казан шәһәре) бүләкләнде.

Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Евгений Николаевич Жирков, Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Коробкова Екатерина Федоровна, Казан дәүләт казна дары заводының 31 нче цехы бюросы башлыгы Сапронова Татьяна Викторовна, «Троицкнефть» ябык акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Смыков Виктор Васильевич, «Радиоприбор» акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Хөснетдинов Айрат Әнвәр улы бүләкләнде.

Һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем Казан федераль университетының Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Латыйпова Венера Зиннәт кызына бирелде.

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» мактаулы исеме Республика клиник хастаханәсенең кардиоревматология бүлеге мөдире Рифкать Җәүдәт улына бирелде.

«Россия Федерациясенең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» мактаулы исеме В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең «Әлмәтнефть» НГТИ цехы башлыгы урынбасары Варинов Олег Анатольевичка бирелде.

«Россия Федерациясенең Атказанган элемтә һәм мәгълүматлаштыру хезмәткәре» мактаулы исеме «Татарстан 24» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Кузьмин Андрей Владимировичка бирелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.