Рөстәм Миңнеханов мәгариф министрлары форумында: «Киләчәкне формалаштырып" форумы яңа идеяләр тууга этәргеч булачак

11.06.2025

Бүген Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» III халыкара форумы ачылды. Чара Казанда Б.Рәмиев ис.ИТ-парк мәйданчыгында уза.

Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Форумда катнашучыларга видеомөрәҗәгатьне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юллады.

Искәртәбез, беренче тапкыр мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» халыкара форумы Казанда 2023 елның 7-10 июнендә узган иде.

Форум алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара мәгариф мохитенең, кыйммәтләр системасының, тәрбиянең, белем бирү сыйфатының һәм аны бәяләүнең актуаль мәсьәләләре, белем алу мөмкинлеге, педагогика, мәгариф инфраструктурасы, мәгарифнең икътисад үсешендәге роле, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча фикер алышу өчен ачык мәйданчык булып тора.

Форумда катнашучылар: ведомстволар җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы карамагындагы оешмалар вәкилләре җитәкчелегендә Россия Федерациясе белән дустанә илләр делегацияләре.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга Казанның өченче мәртәбә шундый әһәмиятле чараны уздыру мәйданчыгына әверелүе өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең республика - алдынгы технологияләр, куәтле сәнәгать базасы, халыкара партнерлыкка ачык булган динамик үсә торган төбәк. Монда, мәдәниятләр һәм традицияләр тоташкан урында, без мирасыбызны саклап кына калмыйбыз, ә мәгарифтәге инновацияләр аша киләчәкне дә булдырабыз. Тиз үзгәрешләр шартларында мәгариф һәм фән кадрлар әзерләү, технологик лидерлык, мәдәни һәм рухи мирасны саклау аша илләрнең тотрыклы үсешендә төп факторга әверелә", - диде ул.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, төбәк мәгариф һәм фән өлкәсендә лидерларның берсе булып кала. Биредә 6 меңнән артык мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү оешмалары, Россиянең топ-100 университетын кертеп, 45 югары уку йорты, 120 фәнни оешма урнашкан. Уртак белем бирү программалары һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә чит илләр белән актив рәвештә халыкара хезмәттәшлек алып барыла.

Республика Хөкүмәте академик бергәлеккә ярдәм итүнең үз проектын – «Алгарыш» грантын тормышка ашыра, ул Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы мәгариф оешмаларында стажировкалар үтәргә мөмкинлек бирә.

"Безнең максат - үз-үзеңне табу өчен шартлар тудыру. Бүген ярдәм алган һәр талант иртәгә бөтен ил өчен прогресс двигателе була ала. Татарстанда уртак җитештерүләр булдыру һәм гамәлгә кертү өчен Россиядә иң яхшы инфраструктураларның берсе булдырылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада ешрак уздырыла торган халыкара форумнар дөньяда киң танылуны тәэмин итә. Узган елның сентябрендә Казанда БРИКС илләренең яшь лидерлары форумы узды. Октябрьдә - колачы буенча да, катнашучылар составы буенча да тарихи вакыйга булган БРИКСның XVI саммиты.

Ел саен Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы уза – ул илдә ислам илләре белән эшләү өчен төп федераль мәйданчык. Киләсе елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак.

«Без федераль үзәккә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә күрсәткән ышанычы өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мәгариф министрларының өченче халыкара форумы яңа идеяләр тудыруга, киләчәк икътисады өчен уңышлы кадрлар әзерләүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.