Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышында бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә.
Утырыш турыдан-туры трансляцияләнде.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 30 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 15 республика закон проекты. Алар барысы да беренче укылышка әзер.
Аерым алганда, парламентарийлар 2024 елда Татарстан бюджетлары һәм ММИ Территориаль фонды үтәлеше турындагы, 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына ТР бюджеты турындагы, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турындагы закон проектларын караячак.
Моннан тыш, беренче укылышка Оешмалар мөлкәтенә салым, ТРда җирле үзидарә, ТР Дәүләт Советы депутаты статусы, ТР Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы законнардагы үзгәрешләргә бәйле закон проектлары әзерләнгән.
Утырышның көн тәртибенә шулай ук республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты нотыгы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисаплары кертелгән.
Утырыш барышында депутатлар Татарстан Республикасы Рәисен сайлау датасы – 2025 елның 14 сентябре дип тавыш бирде.